?15 апрельдән Татарстан халкы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирә ала
Тавыш бирү Татарстан дәүләт хезмәтләре Порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында «Халыктан сораштыру» бүлегендә узачак. Тавыш бирү йомгаклары буенча 2024 елда яңартырга тиешле паркларның һәм ишегалларының исемлекләре төзелә.

?Апаста коры сөт җитештерәчәкләр
Технология җирле сөт комбинатын реконструкцияләгәннән соң мөмкин булачак. Биредә эремчек суы, ярымкаты һәм каты сырлар, шулай ук экспортка коры сөт җитештерү планлаштырыла. Заводны май аенда ачарга планлаштыралар.

?Казан табиблары универсаль күз ясмыгын эшләгәннәр
Элек мондый имплантларны һәр пациент өчен индивидуаль ясый торган булганнар, бу процедураны катлаулырак һәм кыйбатрак иткән. Бу уйлап табу операцияләрне минималь чыгым белән ясарга мөмкинлек бирәчәк.

✅Татарстан Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә кушылды
Вакансияләр ярминкәләре 14 һәм 15 апрель көннәрендә республиканың барлык шәһәрләрендә уза.

☝️17 апрельдән 10 майга кадәр республикада чүп-чар, үлән яндыру һәм шашлык кыздыру тыела
Бу даталарга янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә.

#МолодежныйцентрБарсЕлабуга

Нет комментариев

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *